Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

"Ал чәчәк" "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленнән кайтты

Аллага шөкер, әлеге зур бәйгедән безнең биючеләребез өченче урын алып, җиңү белән кайттылар. Быелгы бу уңышны күңел Гран-при алганнан болайрак кабул итте.

Казанда «УНИКС» концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче гала-концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында үтә, дип хәбәр итте фестивальнең матбугат хезмәте.

Фестивальдә барлыгы 70 меңнән артык бала катнашты, финалга шуларның 21 меңе узды. Казандагы Суперфиналга исә Татарстанның 45 районыннан, шулай ук Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Ульян өлкәсе, Волгоград, Башкортостан һәм Кырым республикаларыннан 5100 кеше килгән иде.

“Уникс” сәхнәсендә 1000 якын нәни йолдызчык чыгыш ясады. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел фестиваль катнашучылар гаризалары саны ягыннан янә рекорд куйган һәм оештыру комитетына Суперфинал көннәрен арттырырга туры килгән. Балаларның күбесе “Хореография” номинациясендә катнашкан.

Фестивальнең башка номинацияләре – кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәрендә «Вокал-соло», «Конферанс», «Вокаль ансамбльләр».

Беренче гала-концерта 52 номер тәкъдим ителде.

Гала-концерт азагында жюри әгъзалары җиңүчеләрне игълан итте. Фестивальнең лауреатлары Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте премияләре белән бүләкләнде, ә иң яхшы мөгаллимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары һәм “Татнефть” компаниясенең махсус премияләренә лаек булды, дип язды  https://tatar-inform.tatar/news/2017/04/15/138771/

"Ал чәчәк" бию төркеме әлеге фестивальдә,  ике ел катнашмаганнан соң, яңартылган коллектив белән чыгыш ясады һәм без көткән уңыш - "Ал чәчәк" кабат фестиваль җиңүчесе! 

 Аллага шөкер, бу бию төркеменең "Созвездие - Йолдызлык"  фестиваленең Гран-приен алган вакыты да,  Газпром үткәргән "Факел" фестиваленең иң югары бүләген алып кайткан чагы да хәтердә. Республика халкы да  хәтерлидер. Оныта торган булмады. 

Кызганыч, сәнгать мәктәбе җитәкчесе, әлеге бию төркемен оештырып, аны зур сәхнәләргә чыгарган җитәкчеләре Алия Абдуллина декретка чыгып торган вакытта бу төркемне шушы югарылыкта тота алучы булмады. "Ал чәчәк" ник юк, "Ал чәчәк"кә ни булды?" дип өзгәләнгән чаклар да, төркемнең биючеләренең күзендәге сагышны, күз яшьләрен күреп елаган чак та булды. Балаларның көчле ихтыяр көче, җитәкчеләренең бию төркемен яңартып  эшли башлавы өмет уятты. Быелгы район турында узган чыгышларын карап, күз яшьләрен сөртүчеләр дә  аз булмады. Сөбханалла,  дип сокландык. 

Таркалып аякка басучы бу бию төркеменнән беренче урын көтүчеләр дә булгандыр. Анысын да күрербез. Ә быел алар "Ал чәчәк"нең элекке дәрәҗәсен кайтара алдылар. Әле ничек кенә кайтардылар. Алган тәэсирләре озакка җитәр әле.

- Безне бик җылы каршы алдылар, "Ал чәчәк"кә булган хөрмәтнең бетмәве дә сөендерде. Мактау сүзләрен дә күп ишеттек. Дөрес, өченче урын беренче урын да, Грап-при да түгел, бәлки күпләрнең өметен акламаганбыздыр да, тик бу уңышның бик зурлыгын аңлау кирәк. Яңартылган состав белән финалга чыгып, Гала концертта катнаша алдык, урын алдык. Шулкадәр көчле коллективлар арасына керә алды "Ал чәчәк", шул коллективлар белән белән сәхнә тота алды, җиңүчеләр арасына басты. Без шатландык, биючеләребез җиденче кат күккә менде, әти-әниләр күз яшьләрен сөртте. Тырыш төркем, һәр яңалыкны тотып алырга өйрәнергә тырышучы төркемебез бар! Уңышларыбыз алда булыр дип ышаныйк, Алла боерса. Безнең "Конфетки" вокаль ансамбле Пирамидада чыгыш ясаячак. Алар да бик яхшы чыгыш ясадылар, Аллага шөкер. Аларның җиңүләрен  күреп сөенергә насыйп булсын...- ди сәнгать мәктәбе җитәкчесе, бию остасы Алия Абдуллина.

 Шулай булсын. Әтнә йолдызлары, биюче егет-кызларыбызның ни дәрәҗәдә сәләтле икәнлеген "Бәхет кошы" спектакле дә раслады. Бөтен республика халкы алкышына ия булган бу балалар безнеке бит дип шатланып, аларга үсәргә булышыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев