Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Хатыныннан үч алган...

Моның өчен аның дүрт һәм биш яшьлек балаларына пычак чәнечкән.

Волгоград өлкәсендә яшәүче ир бергә яшәгән хатынының ике баласын пычак белән яралаган.

Бу көнне 23 яшьлек ир бергә яши торган хатыны белән талаша. Шуннан соң алар икесе хатынның әти-әнисе янына китә, хатынның 5 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы өйдә калып тора.

"Бераздан ир өйгә кайта һәм бөтен ачуын балалардан алмакчы була. Ул пычак белән үги кызының күкрәк читлегенә һәм иңбашына ике тапкыр чәнчи, аның нәни энесенең кул бармагын кисә", диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир тоткарланган, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Ведомство хәбәр иткәнчә, балалар дәваханәдә, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Фото: mbdou285.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев