Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Коронавируска каршы дару

АКШта коронавируслы пневмониягә каршы даруны ирекле кешеләрдә сыныйлар.

АКШта апрель азагында вируска каршы яңа төр препаратны кешеләрдә сынаулар башлануы турында белдергәннәр. Башта препарат Американың бер компаниясе тарафыннан Эбола лихорадкасына каршы көрәш өчен эшләнгән, әмма белгечләр фикеренчә, ул коронавируслы пневмонияне дәвалаганда да нәтиҗәле булырга мөмкин. Элегрәк бу препарат тычканнарда һәм аннан да эрерәк хайваннарда сыналган.

Небраска штаты университетының медицина үзәге базасында сынауларда бөтен дөньядан 400 волонтер катнашачак. Алар очраклы ике төркемгә бүленәчәкләр. Бер өлеше — симптомлы дәва һәм 200әр мг. әлеге препаратны, икенчесе коронавирус вакытындагы гадәти дәвалау һәм эретмә имитациясе алачак.

Билгеле булганча, 2014 елда бу препарат, шулай ук коронавирусның башта тибы саналучы Якын Көнчыгыш респиратор синдромын дәвалаганда нәтиҗәлелекне күрсәтте.

Чыганак: https://www.gismeteo.ru/news/coronavirus/v-ssha-lekarstvo-protiv-koronavirusnoj-pnevmonii-ispytajut-na-dobrovolcah/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com%2F%3Ffrom%3Dspecial&utm_campaign=dbr&utm_source=YandexZenSpecial

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев