Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

КОРОНАВИРУСНЫ юк итүче вакцина уйлап тапканнар

Италия галимнәре дөньяда беренче булып коронавирусны нейтральләштерүче вакцинаны уйлап тапкан. Моңа Daily Mail игътибар иткән.

Алар тычканнарга  вакцинация үткәргән һәм вируска җавап рәвешендә бүленеп чыгучы кандагы плазма аксымнарын (ягъни вируска каршы тәнчекләрен) алган. Галимнәр вируска каршы бүленеп чыккан бу тәнчекләр лаборатор шартларда кеше күзәнәкләрендә коронавирусны үтерергә сәләтле икәнен ачыклаган. Алар SARS-CoV-2 вирусын кеше күзәнәкләре белән  кушылуны һәм арытаба чир йогуын булдырмауга ирешкән.

Вакцинаны уйлап чыгаручылар  сынауларны көзен үк башларга әзер. “Белүебезчә, без дөньяда тәүгеләр булып вакцина ярдәмендә коронавирусның нейтральләштерелүен ачыктан-ачык дәлилләдек”, – диелгән галимнәр хәбәрендә. Әлеге вакытта Италиядә булдырган вакциналар арасында бу сыналган вакцина иң уңышлыларыннан санала.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru, https://omet-rb.rbsmi.ru

Фото: Carl Recine / Reuters

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев