Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Мошенниклар 100 мең сум акчасын урлаганнар

15 июнь көнне «Московский» полиция бүлегенең кизү частенә шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте.

Ул хәбәр иткәнчә, мошенниклар аның 100 мең сум акча урлаганнар.
Хатын аңлатканча, бу көндә аңа 3 сәгать эчендә кесә телефонына банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре булып таныштырган кыз бала шалтыраткан. Ул хәбәр иткәнчә, гариза бирүче картасыннан Антон Гавриловка акча күчерү омтылышы ясалган һәм ул әлеге гамәлнең дөресме юкмы, ул кешене белзсезме, дип сораша. Хатын мондый операцияләрне кылмагач, банк хезмәткәре мошенник гамәлләр булуын һәм банкның куркынычсызлык хезмәте аларны булдырмый калуын әйтә. Алга таба кыз 14 июньдә зыян күрүче исеменнән кулланучылар кредитын алу өчен гариза тапшырылуын хәбәр итте. Хатын кредитка бернинди гариза да җибәрмәдем, дип җавап бирә. Шалтыратучы гаризаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә һәм шалтыратуны башка хезмәткәргә юллый. Әлеге хезмәткзр үзен Сергей дип таныштыра. Һәм гамәлләр тәртибен аңлата. Сергей сүзләренә караганда, зыян күрүчегә мобиль кушымтага керергә һәм кредитны рәсмиләштерү өчен кабат гариза калдырырга кирәк булган. Янәсе, банк хезмәткәрләре әлеге гаризаның мошенниклар түгел, ә клиент тарафыннан җибәрелүен тикшерә алсын өчен, моны эшләргә кирәк булганын әйтәләр. Килешкәч, ханым 250 мең сумлык онлайн-кредит рәсмиләштергән. Ир кредит суммасы өлешләп гамәлдән чыгарылачагын һәм аның һәр өлешенә абонент номерына аерым код киләчәген хәбәр итә.
Берничә минуттан соң аның кәрәзле телефонына аның счетыннан 100 мең сум акча күчерелү турында хәбәр килә, анда шулай ук код һәм бу кодны башкаларга хәбәр итәргә ярамавы турында кисәтү күрсәтелә. Шуннан соң аңа билгесез номерлардан шалтыратулар килә башлый. Аларның берсенә җавап биреп, ул роботлаштырылган тавышны ишетте, моңа кадәр кергән расланган кодны һәм банк картасының мәгълүматларын: аның номеры, гамәлдә булу вакыты, куркынычсызлык кодын күрсәтте. Алга таба аңа шундый ук сумманы исәптән төшерү турында тагын бер хәбәр килде, тик шуннан соң ук ул карта заблокирована, дип хәбәр алды. Зыян күрүче банкка счетны ачу өчен шалтырата, анда аңа картаның мошенниклык гамәлләре белән бәйле рәвештә блокирован булуы хакында хәбәр итәләр. Шуннан соң хатын полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст.2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. «Московский» полиция бүлегендә әлеге җинаятькә катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чараларының бөтен комплексы үткәрелә.
Алдауларны булдырмас өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе киңәш итә:
- сезгә таныш булмаган затлардан кергән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә;
- таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат җиткермәскә кирәк;
- билгесез счетларга акча күчермәскә;
- таныш булмаган кешеләр җибәргән шикле сылтамалар буенча күчмәскә;
Сак булыгыз һәм алдакчыларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәгез. Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02» яки «112»телефоннары аша хәбәр итегез.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев