Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Районнарда Сабантуйлары кайчан үтә?

Соңгы бер-ике көндә кайбер газета сайтларында "Авыл Сабантуйлары 4 июльдә узачак" дигән хәбәрләр таралды.

Редакциягә дә “Район Сабантуйлары шул-шул көнне уза икән” дип белешеп шылтыратучылар булды.

Без “Шәһри Казан” газетасы сайтына сылтама белән әлеге редакциягә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимованың биргән җавабын китерә алабыз: “Сабан туйларын уздыру датасын билгеләгән Указ әлегә юк”,– дигән ул. Әмма “Шәһри Казан”: “Утсыз төтен булмый, Указ булмаса да, формаль рәвештә 4 июль турында сүз бара” дип фараз кыла.

Инде бар да яхшы булып, Сабантуйларны күрергә язсын. Тик маска белән перчатка киеп йөрү бик күңелле булмастыр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев