Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Россиядә паспорт өчен фотога төшү таләпләре үзгәрде

Кеше паспортка линза, пыяласы каралтылган күзлек киеп төшкән фотолар, шулай ук фотоларның ретушьланган версиясе кабул ителми

Россиялеләр паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да тәкъдим итә алмаячак. Россия Эчке эшләр министрлыгының яңа регламенты төзегән.

Яңа кагыйдәләр буенча гражданнарга битнең үзенчәлекләре үзгәртелгән фотолар тәкъдим итү тыела. Паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да туры килмәячәк, дип хәбәр итте «Российская газета».

Моннан тыш, гражданин пыяласы каралтылган күзлек, линза киеп, ияген каплап торган шарф тагып төшкән фотоларны кабул итмәячәкләр. Форма һәм өске киемнән төшкән фото да тыела.

«Шул ук вакытта, дини инанулар буенча, озынча түгәрәк битне каплап тормаган очракта, паспортка баш киеменнән фотога төшү рөхсәт ителә», — дип хәбәр итә басма. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/society/28-01-2021/rossiyad-pasport-chen-fotoga-t-sh-tal-pl-re-zg-rde-5802207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X