Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Россиядә социаль пособиеләрне 4,9 процентка индексацияләделәр

Үзгәрешләр 2021 елның 1 февраленнән үз көченә керә.

Россиядә февраль аеннан кайбер социаль пособиеләр 4,9 процентка артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

Үзгәрешләр инвалидлар, ветераннар, чернобыльчеләр, ил геройлары һәм җитештерүдә зыян күргән гражданнар ала торган түләүләргә кагылачак.

Балалы гаиләләр ала торган кайбер пособиеләр дә индексацияләнәчәк. Алар арасында сабый дөньяга килгәндә һәм баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр түләнә торган пособие, баланы караган өчен айлык пособие, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие бар.

Россиядә 2018 елдан социаль түләүләрне индексацияләүнең бердәм тәртибен керттеләр – ул елына бер тапкыр үткәрелә һәм моннан алдагы ел өчен куллану бәяләренең чынлыктагы индексы нигезендә исәпләнә, диелә Министрлар Кабинеты сайтында.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-01-2021/rossiyad-sotsial-posobiel-rne-4-9-protsentka-indeksatsiyal-del-r-5802786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев