Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Татарстанда иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне видеокамералар төшерәчәк

Камералар әлегә тест режимында эшли.

Татарстанда тест режимында юлларда яңа камералар эшли башлады. Алар иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне төшерә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, узган елда булган 126 юл-транспорт һәлакәтендә иминлек каешын эләктермәгән кешеләр булган. Нәтиҗәдә 62 кеше һәлак булган, ә 100 кеше җәрәхәтләр алган.

Бу елның биш аенда шундый 24 авария булган, анда 11 кеше үлгән, 21 кеше җәрәхәтләнгән.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча, автомобиль салонында булган барлык пассажирлар да иминлек каешын эләктергән булырга тиеш. Кагыйдәне бозган машина йөртүчегә — 1000, ә пассажирга 500 сум штраф каралган.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-06-2021/tatarstanda-iminlek-kaeshyn-el-kterm-g-n-mashina-y-rt-chel-rne-videokameralar-t-sher-ch-k-5827302

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев