Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

20-30 кешегә концерт куя алмыйм инде...

Covid-2020 вирусы белән бәйле озак вакытка сузылган карантин күп кенә эстрада артистларының концертлар графигына үзгәрешләр кертте.

   Карантин чаралары йомшартылгач, концерт заллары бүгенге көндә яңадан тамашачылар өчен ишекләрен ачты.

   Шуңа карамастан, авыручылар саны артканнан арта бара, башлангыч чорында вирус безгә килеп җитмәс, дип уйлаган булсак, хәзер инде бу чир безнең янәшәбездә йөри... Шул сәбәпле, артистлар янәдән планлаштырылган концертларын күчерергә мәҗбүр. Җырчы Рафис Кәлимуллин тамашачыларына мөрәҗәгать итә:

   «Сәлам, дуслар. Без концертларны күчердек, 2-3 айга. Алган билетлар белән февраль аенда күрешербез. Мине аңларсыз диеп уйлыйм. Җырлар, группа, аппаратура, биючеләр һәм үзем әзер. Халык бик каты авырый. 500 урынлык залда мин дә 20-30 кешегә концерт куя алмыйм инде. Чыгымнары да күп, үзегез беләсез. Кәефләрегезне күтәреп торырмын яңа җырлар белән. Корпоративлар, туйлар, юбилейлар белән 3 ай тулды, Аллага Шөкер. Рафис Калимуллин бит әле ул беренче чиратта тамада, алып баручы. Халкыбызга җинел булмаган вакытта бер беребезгә таяныч булып торыйк. Раббым безне саулыктан аермасын. Яратам сезне, хөрмәтле дусларым», – дип яза Инстаграм челтәрендә артист.

Чыганак: http://sahne.ru/news/xeberler/20-30-kesheg-kontsert-kuya-almyym-inde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев