25 июньгә һава торышы һәм ай календаре
25 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +17.+22˚, көндез +31.+36˚ градус.
Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Туфракны йомшартырга, сугарырга кирәк. Бәрәңгегә ашлама сибәргә була. Шулай ук җимеш агачларына, җиләк куакларына да ашлама сибәргә кирәк.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/24-06-2021/25-iyung-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5827966
Нет комментариев