7 ноябрьгә каршы төндә бик көчле магнит давыллары көтелә
Хәбәрләр

7 ноябрьгә каршы төндә бик көчле магнит давыллары көтелә

7 ноябрьгә каршы төндә кояш җиленең бик тиз агымы тәэсирендә Җирдә магнит давыллары көтелә.

Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты кояш астрономиясе лабораториясеннән шул хакта хәбәр иткәннәр. Галимнәр фаразына караганда, Җир 6сынан 7 ноябрьгә каршы төндә магнит давыллары йогынтысы зонасына килеп керәчәк һәм кимендә биш тәүлек шуның тәэсирендә калачак. Магнит давылларының көче кояш җиленең нинди буласына бәйле, ә ул әлегә мәгълүм түгел.

Белгечләр әйтүенчә, магнит давылы берничә көн дәвам итәчәк. Галимнәр мәгълүматлары буенча, җирнең магнит кыры тулысынча киләсе атнаның икенче яртысында – 13-14 ноябрьдә тотрыклыланачак.

 Ватаным Татарстан


Нет комментариев