Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аларда күңелле

Яңа Әтнәнең мәдәният йорты концерт-театрлардан гөрләп тора. Авыл үзешчәннәре нык тырыша биредә.

Әле менә күптән түгел генә “Тарихтан гыйбрәт алып, халыктан гайрәт алып”, дип исемләнгән концерт тәкъдим иттеләр. Тик истәлекләргә бай, гореф гадәтләрне искә алган һәм тарихи театральләшкән күренешләр белән бергә үрелеп барган концерттан бигрәк, авыл артистларын искә аласы килә. Ихлас тырышалар алар. Һәм булдыралар да. Берәр концерт-мазар булса, яше, карты, олысы-кечесе сәхнәгә ыргыла. Шунысы да бар, биредә мәдәни чараларны халык та бик җылы кабул итә. Менә биредә тамашачы аеруча яраткан өлкәннәребезне аерым билгеләп узу дөрес булыр. Ни генә димәсеннәр, “РТС”та алар чыгышын аеруча яраталар. Диләнур Җәлилова, Тәслимә Солтанова, Кадрия Зарипова, Маһинур Сабирова, Габделбәр Каюмов, Мансур Галимҗанов,  Илфат Галимҗанов, Раил Касыймов, Әлфия Сабирова, Рузалия Сираҗиева, Гөлнар Гарифуллина һәр мәдәни чараның авангардында. Яшьләр чыгышын да бик җылы кабул итәләр монда. Ә инде “Яшьлек” бию төркемен алкышларга күмделәр; бик оста талантлар үсеп килә. Сүз дә юк, район халкына яхшы таныш Тәбрис Бузунов белән Инзилә Бариеваның чыгышларына битараф калучылар сирәктер. Аларга “Афәрин!” сүзләрен һич жәлләрлек түгел. Бер сүз белән әйтсәк: «Булдыралар!» “Сездә күңелле!” – дип, күрше  авыл егетләре дә кушылган.  Иске Мәңгәрдән Илгизәр Мөхетдинов, Олы Мәңгәрдән Айрат Сәфәргалиев, күрше Биектау районының Казак­лар авылыннан Даниф Сибгатуллин һәм Олы Әтнәдән Динар Биккинин чыгышлары да алкышларга күмелде.
Белешмә
“Тарихтан гыйбрәт алып, халыктан гайрәт алып”исеме астында концертлар мәдәният йортларында түбәндәге тәртиптә узачак.
14 ноябрь – Олы Мәңгәр;
18 ноябрь – Кышлау;
21 ноябрь – Яңа Шашы;
25 ноябрь – Күәм;
28 ноябрь – Комыргуҗа;
3 декабрь – Иске Өҗем;
4 декабрь – Югары Сәрдә;
5 декабрь – Күлле Киме;
9 декабрь – Түбән Көек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев