Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алга, бары тик алга

Яңа Шашы мәдәният йортында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашында киңәшмә, мәдәниятләр үзләре әйтмешли, “культсовет” булып узды.


Быелгы кебек болгавыр чорны башларыннан күп нәрсәләр узган мәдәният хезмәткәрләре ай-һай, хәтерли микән? Елны шау-гөр килеп башлап, ел буе­на төрле чаралар эчендә кайнаган,шул ук вакытта авыл җирлекләренең терәге булган, сайлаулар үткәрүдә дә, башка җәмәгать эшләрендә дә үзләреннән зур өлеш керткән  тынгысыз, тиктормас, үҗәт, яңа идеяләр белән янып торган бу кавем өчен пандемияне, чабып барган атны кисәк кенә ярты юлда тезгененнән тартып туктату белән чагыштырып булыр иде. Берара бу халәтләренә үзләре дә аптырап калды кебек тоелды. Әмма... озакка түгел. Әнә шул халык белән, халык ярдәмендә оештырыла торган чараларны читтән торып, дистанцион рәвештә, яки бүгенге көннең иң актуаль сүзенә әверелгән ”онлайн” үткәреп була икән бит. Һәрнәрсәне “на лету” эләктереп алучы мәдәниятләр моңа да тиз ияләштеләр. Һәм китте, китте... Социаль челтәрнең кайсысын ачып карама – “ВК”дамы, “Инстаграмм”дамы – барысында мәдәният хезмәткәрләре үткәргән чаралар. Шулар ярдәмендә күпме яңа талант ачылды, күпме сәләтле райондашыбыз чыгышын карау мөмкинлеге булдырылды.
Гармунчылар бәйгесендә генә дә 60лап гармунчы катнашкан.
Искитмәле саннар. Я, әйтеп карагыз инде шуннан гармунчылар юк бездә, диеп. Ул җыр-моңга бай гаиләләр дисеңме, тату күршеләр, нәфис сүз остасы – балалармы... Дуслык җепләрен дә ныгытты мәдәниятләр, балачакка да алып кайттылар. Һәр авылның табигате белән дә таныштык, уңган хуҗабикәләрне дә барладык, гөлгә күмелгән ишегалларына сокландык. Сабантуйны да онлайн итеп үткәреп, батыр көрәшчеләр, кыр батырлары – берсе дә читтә калмады. Милли уеннар, җырлы-биюле күренешләр – чын сабантуй атмосферасы тудырдылар алар. Ә иң мөһиме – бу онлайн чараларда халык теләп катнашты, берәү дә читтә калмады, актив булды.
Киңәшмәдә узган чаралар буенча мәдәният өлкәсенә кагылышлы һәр өлкә аерым чыгыш ясап, үз эшенә нәтиҗә ясады. Районыбыз тарихын барлап, һәр авылны – зурысын да, күптән җир йөзеннән юкка чыкканын да барлап, данлык­лы якташларыбыз турында мәгълүматны җентекләп җыеп, китап итеп әзерләгән тырыш китапханәчеләребез, Әтнә данын республикага таныткан сәләтле балалар тәрбияләгән сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре – башкарылган эшләр чыннан да, олы хөрмәткә лаек. «Ак калфак»лар да район тормышында актив катнашып килә – план-хыяллары зурдан.
 Мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова эшләгән эшләргә нәтиҗә ясап, саннарга тукталып узды. Аның сүзләренә караганда, мәдәният өлкәсендә 108 кеше хезмәт куя. Шуның 55е – белгечләр. Агымдагы елда Олы Мәңгәр мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Районда ике халык коллективы – Олы Мәңгәр халык теат­ры һәм район мәдәният йортында оештырылган “Сөмбелә” халык ансамбле булса, аларга тагын икәү өстәлде – Бәрәскә мәдәният йорты каршындагы “Нур” театрына һәм Кышлау мәдәният йортының “Чишмә” фольклор ансамбльләренә халык исемнәре бирелде. “Авыл көннәре”, “Урам бәйрәмнәре”, ветераннарның “Балкыш” рес­п­­ублика иҗат фестивалендә актив катнашу, “Әтнә сандугачы” бәйгесе – болар да  мәдәниятчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ә бит күпләр аларның эшен бик ансат дип уйлый, өйрәтергә теләүчеләр дә, канәгать булмаучылар да бар арада.  
Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та катнашты һәм үз фикерләре белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Киләсе елга Ташчишмәдә яңа мәдәният йорты төзелер дип көтелгән иде,  кызганычка каршы, бу әлегә кичектерелде. Шул ук вакытта Кышлау мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачагын да билгеләп узды район хакимияте вәкиле.
Шунысы куанычлы – мәдәният тормышы акрынлап кына җайга салына башлады кебек. Ничек кенә яхшы булса да, “онлайн” – “онлайн” бит инде ул.
Рәхәтләнеп концерт-спектакль карау, җанлы аралашу сагындырган.
 Мәдәният хезмәткәрләренә  шуны да әйтәсе килә - сезнең эшне күрәләр, максатчан ярдәм юлларын да эзлиләр. Бүгенге көндә дәүләт җитәкчелеге  мәдәният хезмәткәрләренә алты елга җир участоклары бүлеп бирү турында сөйләшүләр алып бара. Җир башта арендага бирелсә, соңрак хуҗаларның үз милке булып калачак. Бу яшь кадрларны мәдәнияткә тартуны күздә тоткан “Земский работник культуры“ программасы кысаларында тормышка ашырылыр дип көтелә. Һәм бу программаның үтәлешен президентыбыз Рөстәм Миннеханов үз күзәтчелегенә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев