Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артын уйламыйча эшләсәң

Район үзәгендәге кибетләрнең берсенә әйбер сатып алырга килгән берәү акча һәм документлары салынган “бумажниг”ын пыяла стеллаж өстенә куя һәм оныта.

Әлеге “бумажник”ны икенче сатып алучы күреп ала. Күреп кенә калмый, аны сумкасына сала. Һәм эчендәге 14 мең сум акчасын үзләштерә. Моның өчен үзен нәрсә көтәсен, җавап бирергә туры киләчәген дә белеп эшли ул, югыйсә. Әмма, үзен күрми калырлар да, ансат кына шул суммадагы акчалы булырмын дип өметләнә. Кибеттә видеокамера булуын, аның бар нәрсәне дә язып баруын гына күздә тотмый карак.

– Зыян күрүченең гаризасы нигезендә әлеге затка карата җинаять эше ачылды, – ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Бүгенге көндә тикшерү эше дәвам итә. Ә калганнарга бу хәлдән гыйбрәт алырга иде. Кеше акчасы белән акчалы булу мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев