Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автобус, машиналар су астында калганнар

Кырымның кынчыгышында көчле яңгырлар яуган.

Кырымның кынчыгышында көчле яңгырлар яуган. Керчь һәм аңа якын булган районнарда бер көндә ай ярымлык норма яңгыр яуган. Бу хакта җирле Гидрометеорология үзәге хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Кичә ярымутрауда шторм кисәтүе игълан ителгән булган. Төн эчендә яуган яңгыр 72 мм тәшкил итә. Биредә июнь нормасы 48 мм дип исәпләнә.

Керчь янындагы Ленин районы Приозерное авылында 18 йортны һәм бакчаларны су баскан. Коткаручылар 40 кешене, шул исәптән 10 баланы да эвакуацияләгән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/06/56682/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/io5ucNOZAPY