Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк

Еш кына янгыннар кешеләр йоклаганда килеп чыгып безне бик авыр хәлдә калдыра. Янгыннарны булдырмау, сезнең гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, без тагын бер кат үз йортларыгызда автоном төтен янгын хәбәрчеләре кую зарурилыгы турында исегезгә төшерәбез .

   Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк? Бу сорауга җавап алу өчен һәркем үз үзеннән сорый ала – син уз фатирында яки йортыңда башланган янгын турында вакытында белергә теләр иденме? Ә янгын күршедәге бүлмәдә башлана икән, аны шунда ук күрмәскә дә мөмкин. Яки янгын барысы да йоклаганда, төнлә килеп чыкса? Җавап күзгә күренеп тора. Ләкин, шул ук вакытта, безнең гражданнарның күбесе үз фатирларында янгын беркайчан да булмаячак дип ышана. Шулаймы бу? Татарстан Республикасында янгыннарда һәлак булучылар саны арту теркәлде. Шулай итеп, 2020 елның ноябрь башына янгыннарда 124 кеше һәлак булган. Янгында һәлак булганнарның 90% ы шәхси йортларның торак биналарында булган. Исерек кешеләр гаебе белән 78 янгын чыккан. Шул ук вакытта 82 кешенең үлеменә китергән шарт - исерек хәлдә булу.

   Янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү (кагыйдә буларак, урын-җирдә (диванда, креслода), электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү, мич һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы. Янгын чыккан очракта алдан кисәтү кирәклеге турында өстәмә аргументлар таләп ителми дә.

Автоном янгын хәбәрчесен мөстәкыйль рәвештә дә урнаштырырга мөмкин. Алар ябык биналарда яну очракларын ачыклау өчен каралган. Янгын белдерүчеләрне куллану бик җиңел һәм гади.Алар түшәмгә яки диварларның өске өлешенә беркетелә, электр челтәреннән туклану таләп ителми. Батареяны үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга гына кирәк. Янып сүнеп утыручы кызыл индикаторы приборның төзек икәнен хәбәр итә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта датчиклар, яңгыравыклы тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итәләр. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр хәтта кыска вакыт эчендә йортларда үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.

Сезне һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен, сезгә янгын хәбәрчеләрен сатып алырга һәм аларны үз йортыгызда урнаштырырга тәкъдим итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки 900 сум тирәсе торган бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр күбрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз!

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге начальнигы урынбасары Гильмуллин Р.Г

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев