Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автор-башкаручы Гүзәлия үзенчәлекле битлек кигән

Мәскәүдә яшәүче продюсер челтәрле битлек кигән фотосын күрсәтте.

Автор-башкаручы, продюсер, композитор, Мәскәүдә яшәүче Гүзәлия Инстаграм сәхифәсенә үзенчәлекле битлек кигән фото һәм коронавируска багышланган шигырь куйган. Бу фотога кызыклы комментарий язучыларны бүләкләргә дә вәгъдә иткән ул.

«Шәһризадә», «Битлегең дә үзең кебек сексуаль», «Искиткеч матур битлек. Миңа да шундый кирәк. Каян алдыгыз?», «Шәһризадә үзенең ак атка атланып килергә чыккан принцын көтә», «Үлемсез Бетман кебек», «Сихри битлек килешә бит үзеңә», «Матурлыкны битлек белән яшереп булмый» кебек комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

Матур комментарийлар Гүзәлиянең кәефен күтәргән. Ул шат смайликлар куеп калдырган.

Күңел пошаманда.
Бетмәс күңелнең шикләре,
Тормыш бар яклап чикләнде.
Зәхмәтле чир-таҗлы вирус
Өйләргә кертеп бикләде.
Таҗлы вирус гөнаһларга
Кисәтүме,ул җәзамы?
Шомлы уйдан-җан газабы,
Ни булып бетәр азагы?
Таләп шундый-карт-корыга
Өйдә генә утырырга.
Яңа корбаннарын табып
Ул чир һаман котырына.
Саклык чарасы күрмәсәң
Аямый ул яшьләрне дә.
Бик болгавыр,катлаулы чор-
Ышаныч юк яшәреңә.
Үпкәгә үтеп керә дә
Һөҗүм итә ул сулышка.
Кешелекне бетерергә
Кирәкми икән сугыш та.
Арта гына курку җанда.
Күңел шиктә-пошаманда.
Зәхмәтле чир-таҗлы вирус
Тиз бетмәскә ошаган ла.

Ф.Дәүләтбаев 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/20-11-2020/bitlege-d-ze-kebek-seksual-avtor-bashkaruchy-g-z-liya-zench-lekle-bitlek-kig-n-5786570

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев