Авылда эш башласаң, 7 млн сумга кадәр акча бирәләр: кемнәр грант ала ала?
Хәбәрләр

Авылда эш башласаң, 7 млн сумга кадәр акча бирәләр: кемнәр грант ала ала?

Казан дәүләт аграр университетында “Фермер мәктәбе” – Россельхозбанк һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыклары тарафыннан оештырылган агробизнеска бәйле мәгариф проекты старт алды.

Быел әлеге курста 35 кеше укырга теләк белдергән,  шуның 9 махсус хәрби операция ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары. Алдагы курсларда “фермер мәктәбен” 214 кеше тәмамлаган булган. Алар арасында моңа кадәр дә аграр тармакта эшләп, тагын да нәтиҗәлерәк эшләү ниятеннән белем чарлаучылар да бар. 

*“Республикада фермер хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган шартлар бар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен, мәсәлән,  “Агромотиватор” программасы нигезендә 7 млн сумга кадәр грант алырга була. Безнең төп бурыч – фермерлар бу мөмкинлекләр турында күбрәк белсеннәр һәм алардан файдалансыннар.

Шуңа күрә “фермер мәктәбе”ндә катнашучылар әзерли торган бизнес-план үз эшләрен алга таба үстерү өчен менә дигән мөмкинлек”*, – дип билдерде Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. 

Татар-информ


Нет комментариев