Хәбәрләр

Мәскәү өлкәсендә БПЛА һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган һәм тугыз кеше зыян күргән

Бу хакта төбәк губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итә.

«БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны икегә кадәр артты. Барыбинода (Домодедово) коткаручылар шәхси йорт җимерекләре астынннан һәлак булган 71 яшьлек ир-атны тапкан. Өйдә булган хатын-кыз зыян күргән. Шулай ук Солнечногорск округының Радумля бистәсендә 20 яшьлек ир-атның үлеме расланган», – дип язган Воробьев МАКСтагы каналында. Ул зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтүләрен белдергән.

7 торак пунктта 47 шәхси йорт һәм 3 автомобиль зыян күргән. Моннан тыш, Солнечногорск округындагы складларның берсендә зур булмаган янгын чыккан - аны инде сүндергәннәр.

Хәзерге вакытта урыннарда ашыгыч һәм коммуналь хезмәтләр эшли.

Татар-информ


Нет комментариев