Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аяклар өши. Нишләргә?

Бу нинди авыру турында сөйли?

Салкын аяклар куркыныч авыру турында гына сөйләми. Еш кына бу - нормаль күренеш. Исән калу механизмы шулай эшли: куллар һәм аяклар һәрвакыт беренче булып өши.

Суыкта кан эчке органнарда туплана, ә кан тамырлары әгъзалар очында кысыла. Шулай итеп, тән акрынрак суына һәм үз эчендә җылыны тотып тора. Ләкин кайбер кешеләрнең куллары һәм аяклары җылы шартларда да өши ала. Бу нәрсә турында сөйли соң? Сәбәпләре төрлечә:

1. Борчылу һәм стресс. Мондый вакытта кан тамырлары кысыла. Югарыда әйтелгәнчә, алар тәүдә кулларда һәм аякларда кысыла.

2. Йокы туймау. Мондый вакытта организмда матдәләр алышынуы бозыла. Шуңа кан акрынрак йөри.

3. Аяклар өшүнең иң таралган сәбәбе - кан әйләнеше дөрес булмау.

4. Гемоглобин түбән булу.

5. Гипотериоз - киң таралган авыру. Аны тәүге стадияләрендә ачыклау да авыр. Тиз ару, хәлсезләнү, шешенү, тән тиресенең коры булуы, аяклар өшү аның турында сөйләргә мөмкин.

6. Шикәр чире. Бу вакытта канда глюкоза арта, кан тамырлары кысыла.

7. Бөер авырулары. Әлеге авыру вакытында кеше шешенә һәм кан тамырлары кысыла. Шунлыктан кеше өши.

8. Анорексия. Ашаудан баш тарткан кешедә май катламнары юкка чыга. Шуңа да ул тиз өши.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ayaklar-shi-Nishl-rg-538006/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев