Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!» фотобәйгесе игълан итәбез

«Әтнә таңы» газетасы редакциясе «Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!» дип исемләнгән фотобәйге игълан итә.

Игътибар! Җәй җитүгә бакчаларыбызда, капка төпләрендә матур итеп чәчәкләр үстерә башлыйбыз. Әйдәгез, үзегезнең бакчада үскән матур чәчәк һәм гөлләрегезнең фотоларын безгә җибәреп, безнең бәйгедә катнашыгыз. Фотоларны 89393402057 ватсап номерына яки atnatani@mail.ru электрон почтага, шулай ук контакт челтәренә юллый аласыз. Редакциягә фотоларыгызны юллаганда исем-фамилия һәм авылыгызны язып куярга да онытмагыз. Катнашыгыз. Бәлки тәҗрибә уртаклашырлык чәчәкле бакчалар да бардыр. Фотобәйгегә фотоларыгызны 2021 елның 15 июленә кадәр юллагыз.

Бәйгене игълан итүче «Әтнә таңы» газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев