Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бала ике айдан соң табылган

Беренче сыйныф укучысын бер адәм актыгы йортында бикләп тоткан.

28 сентябрьдән эзләүдә булган беренче сыйныф укучысын 26 яшьлек кешенең фатирында тапканнар. Хәзер ир тоткарланган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова хәбәр итте.

Малай Владимир өлкәсендә автобуста мәктәптән кайтканда югалган иде. Ул Горки авылында автобустан төшеп кала һәм юкка чыга.

Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә берникадәр вакыт элек Интерпол каналлары буенча чит ил коллегаларыннан Интернетның күләгә сегментындагы язмалар турында мәгълүмат килгән. Аларда малайны урлаган һәм үз өендә тотучы ир турында әйтелә.

— Росгвардия ярдәме белән полиция хезмәткәрләре, баланы урлауда шикләнеп, Владимир өлкәсенең Камешковский районы Макариха авылында яшәүче 26 яшьлек ирне тоткарлады. Аның шәхси йортында эзләнүдә булган малай табылган, - дип билгеләп үтте Ирина Волк.

Беренче сыйныф укучысы инде әти-әниләренә тапшырылган.

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Bala-ike-aydan-so-tabilgan-553627/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев