Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар автокреслосы юл-транспорт һәлакәтендә бала гомерен саклап калган

24 ноябрьдә 10.35 сәгатьтә «Алексеевск-Биләр " автомобиль юлының 25 чакрымында, якынча мәгълүматларга караганда, Лада Калина автомобиле белән идарә иткән 25 яшьлек автоледи куркынычсыз тизлекне узып киткән, каршы як полосага чыккан һәм 34 яшьлек машина йөртүче җитәкчелегендәге «КамАЗ» йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Алынган травмалардан Лада автомобиленең 20 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында үлә, шофер һәм аның 26 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. Җиңел автомобильдә шулай ук бер яшьлек бала була. Яшь пассажир балалар өчен тотып тору җайланмасында утыра. Дөрес сайланган балалар автокреслы ярдәмендә генә бала бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.

Бүгенге көндә балалар өчен тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар травмасын һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карарга чакыра. Балалар өчен автокресло сатып алган вакытта экономияләнгән акчалар өлкәннәрнең ваемсызлыгы корбаны булган баланың тормышына кире кайтарылмый. Исегездә тотыгыз: балалар-юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев