Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар кайда утыра?

Районда террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Соңгы елларда «бәгырь җимешләребез» өчен телефон-гаджетлар тормыш мәгънәсенә әйләнде.
Әлеге комиссия эшчәнлегенең соңгы арада аеруча активлашуы аңлашыладыр – республикада гына түгел,
Россиядә дә террорчылык очраклары булды. Биредә ниндидер конкрет очракны искә алганчы, бөтен җәмгыятьне аңа каршы көрәшкә күтәрү кирәк. 
Барыннан да бигрәк алгы сызыкта профилактика булырга тиеш. Әлеге җыелышта да фикер алышулар әнә шул хакта иде.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе комиссия составына үзгәрешләр кертү белән бәйле булды. Ә төп мәсьәлә – аеруча игътибар тиеш булган затларны барлауга багышланды. Югарыда 
телгә алган профилактиканың бер юнәлеше инде бу. Һәм ул юнәлеш, башлыча, яшь егет-кызлар белән бәйле. 
Бу теманы киңрәк яктыртып узыйк. Чөнки җәмгыятькә деструктив гамәлләр нәкъ яшьләр аркылы керә дә инде. 
Бу уңайдан, учетта торганнарны аерым карап, тикшереп үттеләр. 
Биредә яңгыраган фикерләрнең уңай нәтиҗәсе тиз арада күренер дә дигән фикер туа. Әйтик, яшьләргә психологик ярдәм чараларын арттыру кирәк, аңлашыладыр, бу әлеге штатның да артуын таләп итә. Шул ук вакытта: “Мәктәпләрдә укучы балаларга игътибар артырга тиеш”, – дигән фикер дә 
яңгырады. “Аеруча сыйныф җитәкчеләре укучыларның төрле деструктив төркемнәргә бәйләнешен контрольгә алырга тиешләр”, – дип тә ассызыкладылар. Монысы да бик мөһим мәсьәлә! Дөрестән дә, игътибар иткәнегез бармы, җәмәгать:  безнең ба-
лалар көне-төне телефон-да – алар анда 
нәрсә карыйлар, ни тыңлыйлар? 
Гомумән, балалар кайда утыралар? 
Һәм моны укытучылар гына түгел, беренче чиратта әти-әни контрольгә алырга тиеш. Куркытып, ягъни, ачыктан-ачык итеп түгел, әлбәттә. Югыйсә бала үз эченә бикләнергә мөмкин. Бу өлкәдә 
укытучы белән берлектә,үзара киңәшләшеп эшләү бик мөһим – беренче чиратта, әти-әнинең
үзе өчен, бөтен җәмгыятебез 
өчен кирәк бу. Күргәнегезчә, райондагы террорчылыкка каршы көрәш тагын бер яңа сыйфатка ия булачак. Ул – балаларга психологик ярдәм күрсәтү юнәлешендә булачак. Нәтиҗәләре тиздән чагылыш та табар һәм алар безне куандырырлык дәрәҗәдә булыр 
дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X