Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар куркынычсызлыгы – өлкәннәрнең бурычы

Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кертелде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм педагоглар белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләрен үткәрәләр.

Кызганычка каршы, елдан-ел янгыннарда балалар һәлак була. Балалар янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген начар беләләр. Безнең сезнең белән бурыч – балаларны моңа өйрәтү.

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнүгә күбрәк әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Балаларны өйдә ялгыз, караучысыз калдырмагыз. Бала шырпының уенчык түгел икәнен белергә, ә янгынның авыр кайгы икәнен аңлавы мөһим. Балаларны көнкүреш электр приборларын һәм газ плитәсен куркынычсыз куллану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Җиңел, тиз кабына торган сыеклыкның куркынычлыгы турында сөйләгез. Янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгыннан сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качарга яки өйдән нинди дә булса әйберне коткарып калырга кирәкмәгенне, ә бары тик янган бинадан тиз арада зыян күрмичә чыгарга кирәклеген генә аңлатыгыз.

Балаларны йортта яки квартирада үзләрен генә бикләп калдыру бик куркыныч икәнен анлагыз! Янгын чыккан очракта алар тышка чыга алмаячаклар.

Балаларга билгеле булган урында шырпы һәм зажигалка калдырмагыз. Балаларга учак яндыруның куркынычлыгы турында сөйләгез.

Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар уяу булыгыз, кайчакта сүндерелмәгән тәмәке, электр үткәргечләре төзек булмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ата-аналар үз балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, балаларны һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз.

Белешмә

Янгын вакытында шалтырату өчен телефон номерларын исегезгә төшерәбез «01», «101», «112». Әтнә янгын бүлеге 8(84369) 2-20-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев