Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларга коронавирус турында ничек дөрес итеп сөйләргә кирәклеген аңлаттылар

Гигиена кагыйдәләре яхшырак истә калсын өчен, аларны уен рәвешендә кабатларга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

Балаларга коронавирус инфекциясе турында ничек дөрес итеп сөйләргә һәм аларда туган сорауларга җавап бирергә икәнен Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) сөйләделәр. Ведомство киңәшләре Бөтендөнья бала көненә багышланган.

Иң беренче булып баланың инфекция турында нәрсәләр белүе турында кызыксынырга кирәк. «Әгәр балалар бик кечкенә һәм бу авыру турында ишетмәгәннәр икән, бу теманы күтәрергә кирәкми», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Балаларга һичшиксез гигиена кагыйдәләре турында искәртергә кирәк. Яхшырак истә калсын өчен, аларны уен рәвешендә кабатларга була: биеп кул юарга, ютәлләгәндә яки төчкергәндә авызны кул белән ничек капларга икәнен күрсәтергә, мондый симптомнары булган кешеләр янына якын килмәскә икәнен аңлатырга кирәк. Моннан тыш, кулларын гел юып торган өчен баланы бүләкләргә дә була.  

«Үзләрендә температура, ютәл булу-булмавын яки тын алуы авырлашса, әти-әнигә әйтергә кушыгыз», — дип киңәш итә белгечләр.

Әгәр әти-әниләр балаларның кайбер сорауларына җавап бирә алмый икән, алар кирәкле мәгълүматны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм ЮНИСЕФ сайтында таба ала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-11-2020/balalarga-koronavirus-turynda-nichek-d-res-itep-s-yl-rg-kir-klegen-a-lattylar-5786910

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев