Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстанда үсмер малайлар, бина астыннан чокыр казып кереп, кибет баскан

Акчаның күбесен чокырдан кибеткә кергән иң кечкенә малайга биргәннәр.

Башкортстанның Кушнаренко районындагы Каратәкә авылында гадәти булмаган җинаять эшен тикшерәләр. 19 һәм 23 яшьлек ике егет биредәге эшмәкәрнең кибетен басу планын кора. Алар ишектән кереп урлау — артык куркыныч дип таба. Шуңа күрә иптәшләр кибет астыннан чокыр казып, юл ясарга булалар. Әлеге «операциягә» мәктәптә укучы 13 яшьлек ике малайны җәлеп итәләр.

«Максатка ирешү өчен, олырак егетләр ике үсмер малайны ярдәмгә чакыра. Дүрт кешелек квартет көрәк, балта һәм лом ярдәмендә кибет астыннан юл — чокыр казый. Малайларның иң кечерәген шул юл аша кибеткә кертеп җибәрәләр. Малай җиңел генә кибеткә керә, 30 мең сум чамасы акча, сыра һәм азык-төлек алып чыга. Акчаны үзара бүлешәләр. Гадел булсын өчен, акчаның күбрәк өлешен чокырдан кибеткә кергән кечерәк малайга бирәләр. Караклар фикеренчә, бу малай эшнең күбрәк өлешен башкарган. Җинаять урыныннан киткәндә чокырны күмәләр, эзләрен яшерәләр», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Шуннан соң карак-иптәшләр авыл читенә барып, уңышлы эшне сыра белән «юалар».

Җинаятьче төркемне тиз арада тоталар. Урланган акчаларның бер өлешен кире алалар. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Балигъ булган яшьтәге егетләрне кечкенәләрне җинаятькә җәлеп иткән өчен җаваплылыкка тартулары ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/23-11-2020/bashkortstanda-smer-malaylar-bina-astynnan-chokyr-kazyp-kerep-kibet-baskan-5787188

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев