Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Беләбез, олылыйбыз, хөрмәтлибез

Әдһәм Гайнуллин, Бәрәскә авылы

«Әтнә таңы»да Илгиз абый Кадыйровның мәкаләсендә «Олы Бәрәзәләр минем белән танышлар, мәкаләләремне укып баралар», – дигән юлларын укыгач, кулыма каләмемне алдым.
Аның һәрбер язмасын яратып укып барам. Мин үземне Илгиз аганы, нәселен, туганнарын яхшы беләм, дип саныйм, гәрчә ул мине белмәсә дә.
...Шулай бервакыт (1958-1969) еллар эчендә булырга тиештер) безне Бәрәскә авылы клубының үзешчәннәр төркемен концерт номерлары белән Әтнәгә авыл үзешчәннәренең смотрына алып бардылар. Әтнә культура йортының зур сәхнәсе. Сәхнә алдына бик чибәр, зәвык белән киенгән концертны алып баручы яшь егет матур тавышы, дөрес сөйләме белән чираттагы башкаручыны игълан итә. Икенче караганда инде ул баянын күтәреп чыгып җырлата, биетә. Менә шушы егет Илгиз ага Кадыйров иде.
Җае чыкканда мин дә бераз мактаныйм әле. Мин дә бу концертта Шәүкәт Галиевнең «Әткәйгә хат» поэмасын үзем сәхнәдән сөйләрлек итеп төзеп нәфис сүз буенча Казанга уздым. Жюри рәисе Хәбибуллина Разия апа шулай дип игълан итте, ләкин анда бару оешмады. Ахырдан яшьләр алдында клубта районнан бирелгән ефәк майка белән бүләкләделәр. Әтнә районы мәдәният йорты ул елларда бик күп мәдәни чаралар уздырып торды, бик күп үзешчән башкаручылар эшләде: Мөбәрәк Сабиров, Әхәт Маликов, Реваль Мохтаров, Фоат Фазлыев, Галимә Сибгатуллина, Түбән Көектән Гөлзада һәм башка бик күпләр. Аларның чыгышларын район гәҗитләрендә матур итеп күрсәтеп тордылар, рәсемнәрен дә бирәләр. Илгиз Кадыйров белән Реваль абый Мохтаровларның Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектаклендә янгын сүндерүче егетләрне башкарулары, Юныс Әминевның «Язылмаган законнар» спектаклен Фоат Фазлыевның профессиональ рәвештә башкаруы, теләсә кайсы зур сәхнәләрдә эшләрлек шәхес, ул килеш-килбәт, сирәк була торган үзгә тавыш әле дә күз алдымда торган кебек, болар чын сәхнә кешеләре иде. Илгиз ага Кадыйровның республикабыз телевидениесендә тапшырулар алып барганында күпләр хәтерлидер. Аңа алдагы тормышында тынычлык, тазалык-саулык телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев