Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгеч: «Омикрон» штаммы иммунитетка зыян китерә

Эволюция нәтиҗәсендә «Омикрон» иммунитетны көчсезләндерә торган аксымнарны күбрәк эшләп чыгара.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммы күпчелек дәрәҗәдә иммунитет системасына зыян китерә — аның күзәнәкләренең бер өлеше үзенең нәтиҗәлелеген югалта.

Эволюция нәтиҗәсендә «Омикрон» иммунитетны көчсезләндерә торган аксымнарны күбрәк эшләп чыгара. Нәтиҗәдә иммунокомпетент күзәнәкләре (иммунитет җавабын формалаштыруда катнашучы) үзенең нәтиҗәлелеген өлешчә югалта», — дип сөйләде Ura.ru басмасына Урал федераль округының баш профилактологы һәм профилактик медицина белгечләре җәмгыятенең фәнни җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев.

Токарев сүзләренчә, «омикрон» гади күзәнәкнең интерфероннарга — вирусның керүенә җавап итеп бүленә торган аксымнарга карата сизгерлеген киметеп кенә калмый, ә «иммунокомпетент күзәнәкләрне интерфероннан азрак эшләп чыгарырга мәҗбүр итә».

Үз чиратында вирусолог һәм молекуляр биолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Максим Скулачев иммунитетка Covid-19 штаммнарының барысы да көчле тискәре йогынты ясавын искә төшерде.

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-01-2022/belgech-omikron-shtammy-immunitetka-zyyan-kiter-5846663

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев