Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бер горурлык хисе” баш калкытты

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килеп, район күмәк хуҗалыкларындагы техниканың, тагылма коралларның кышкы саклауга әзерлеген тикшереп киттеләр.

Башка еллардагыча ук, комиссияне министрлыкның агросәнәгать комплексын инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов җитәкләде. Аның бер уңай сыйфатын ачып узарга телим – килгән саен башка районнар белән чагыштырып Әтнәдәге уңай якны әйтә дә, күңелне күтәрә ул. Бу юлы да бездә техниканы кышкы саклауга куюның югары дәрәҗәдә булуына соклану белдерде. “Кайбер күмәк хуҗалыкларда ул бигрәк тә яхшы оештырылган”, – диде министрлык вәкиле... Ә мактаганны кем яратмый? Шагыйрь әйтмешли, шундук “Бер горурлык хисе” баш калкыта...
Әлбәттә, үзәктә – киләсе язгы чәчүгә чыгачак техника булды. “Күпчелек күмәк хуҗалыкта бу эш яхшы оештырылган”, – дигән фикергә килде комиссия. Техника яхшы саклансын өчен ныклы база булу кирәк. Бездә ул яктан карасак, күпчелек күмәк хуҗалыкларга, һич зарланырлык түгел. Комиссия аеруча “Таң” күмәк хуҗалыгының яңа гаражына сокланды. Сокланмаслык та түгел шул – гараж ишекләре пульт белән генә ачыла торган, берьюлы берничә техниканы кертеп була, биек – комбайннар да ремонтлап була. Ә иң мөһиме – монда шәһәрдәге сыман күлмәктән генә калып эшләргә мөмкин. Бик җылы – газ белән җылытыла.
Хәтерлисездер, “Ленин”дагы яңа гараж турында сокланып язган идек. Комиссия дә шул ук фикердә, сүз дә юк – җылы, якты гаражда техника яхшы саклана гына түгел, анда эшләргә үк күңелле.  “Күңгәр”дә дә әзерлек начар түгел. Монда да техника-агрегатлар саклар өчен төзелгән гаражлар системасын искә алу урынлы булыр. Бу хакта да газетаны даими укып баручы беләдер.
Тикшергән күмәк ху­җа­лык­ларда тырмалар ремонты инде 50 проценттан артык башкарылган. Гомумән ал­ганда, техника һәм тагылма коралларның әзерлеге һәм кышкы сакланышка куелуы да уңай дип бәяләнде.
– Тикшереп чыкканнан соң, “Таң” күмәк хуҗалыгын иң ях­шы әзерлекле дип таптык, – диделәр комиссия әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев