Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер тырмага... ике тапкыр

Кызганычка каршы, инде бер тапкыр спиртлы эчемлекләр кулланып, хурлыклы хәлләргә калганнан соң да, гыйбрәт алмаган райондашлар да бар арабызда. Район авылларының берсендә яшәүче А. турында нәкъ шулай дип әйтергә мөмкин.

Узган ел гына руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган хәлдә җинаять кылганы өчен 200 сәгатькә мәҗбүри эшләргә һәм ике ел эчендә транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителүгә карамастан, кабат шул хәлдә трактор “иярли” ул. Әмма... ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Инспектор Рамил Гәрәев А. ның үз-үзен тотышыннан, сөйләшү рәвешеннән аның нинди хәлдә икәнлеген шунда ук чамалап ала. Нәтиҗәдә, А. га кабат протокол төзелә. Өлкән дознаватель Айсылу Нигъмәтҗанова хәбәр итүенчә, А.ның эше бүгенге көндә судка җибәрелгән. Суд үз сүзен әйтер, бу карар А.га үз гамәлләре турында ныклап уйланырга сәбәп булыр дип өметләник. Шулай булмаса, уеннан уймак булмагае.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев