Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Биш ел эчендә янгын "извещатель"ләре" аркасында Татарстанның 103 кешесе уттан коткарылды

2016 елдан башлап республика буенча 49 янгын хәбәрчеләре эшләү очрагы теркәлгән.

Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре аркасында Татарстанның 103 кешесе уттан коткарылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Тулаем алганда, 2016 елдан бирле республикада 49 янгын хәбәрчеләре эшләп китү очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 103 кеше коткарылган. Алар арасында 43 бала бар иде», — дип сөйләде Трущин. 

Спикер искәртеп узганча, мондый янгын хәбәр итүче аркасында Алексеевск районында фаҗигадән котылып кала алган. Сигнализация тавышын ишетеп, 14 яшьлек яшүсмер уттан өч энесен коткарган.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/incident/25-11-2020/za-pyat-let-blagodarya-pozharnym-izveschatelyam-103-zhitelya-tatarstana-spaslis-iz-ognya-5788094

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев