Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәхет телим һәркайсыгызга”

Сыер савучы булып эшли, гел алдынгылар рәтендә була

Иске Мәңгәр авылыннан Рауза Нигъмәтҗанова да бу көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.
Шушы авылда, алты балалы гаиләдә иң олы бала булып дөньяга килә ул.
Сугыш чорында күр­гән­нәрен сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Торф чыгаруда эшләргә дә туры килә аңа, гаиләдәгеләрне ачтан үтермәс өчен бар кыенлыкны үз җилкәсенә ала олы кыз. Соңрак колхозда сыер савучы булып эшли, гел алдынгылар рәтендә була. Авылдашы Хәбир Нигъмәтҗанов белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Хәбир бабабыз ул чакта инде сугыш уты эчендә кайнап, яраланып кайткан була. Тормышлары ямьләп, бер-бер артлы Сәвияләре, Кадрияләре һәм төпчек уллары Фәһим туа. Рауза әби бүгенге көндә шул өч баладан туган җиде оныкның, егерме оныкчыкның, өч оныкчыкның баласының дәүәбисе. Гомер иткән нигезендә улы Фәһим, килене Миләүшә гаиләсе белән бергә гомер кичерә. Бүгенге тормышыннан бик кәнагәть ул. Сау-сәламәт булып, балалар хөрмәтендә исән-сау булып яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев