Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Боларны еш әйтегез

Әһелулла (Хәйдәр) бабай Галәвиев, Кече Әтнә авылы

Мөселманнарның хәерле сүзләре турында:
1. Иртән торганда: «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» – дип, «Ләә иләәһә илләллаһ Мөхәммәд расул Аллаһ», – дип 3-5 мәртәбә әйтәбез.
2. Намазга басканда, ашарга утырганда, эшкә тотынганда, Коръән укырга ният кылганда «Әгүүзе бисмиләһ»не әйтеп башларга кирәк.
3. Берәр хәерле эшнең кабул булуын теләп: «Иншаллаһ», – дибез.
4. Сөенечле хәбәр ишеткәндә: «Бәрәкаллаһ»,– дип өстәргә кирәк.
5. Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә сорап дога кылгач: «Әмин», – дип әйтергә. Аллаһының кабул кылуын сорау.
6. Мөселманнарны: «Әссәләәмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәәтүһ», – дип сәламләргә кирәк. Үзегезгә шундый сәлам бирсәләр: «Вәгаләйкүм әссәлам», – дип җавап кайтарырга тиеш.
7. Аллаһы Тәгаләгә канәгатьлек хисен белдерү өчен: «Машаллаһ», – дибез.
8. Аллаһның биргән нигъмәтләренә: «Раббым биргәнеңә шөкер», – дип шөкрана кылабыз.
9. Өйдән сәфәргә чыкканда укыла: «Бисмиллаһи тәвәккәлтү галләһ үәлә хәүлә, үәлә куәтә иллә билләһ»  – «Аллаһка тапшырдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр». Юлыгыз уңар, иншаллаһ!
10. Күңелегезгә хуш килгән нәрсәне күргәч: «Сөбханәллаһ», – дип әйтергә онытмагыз. Күз тиюдән саклар.
11. Кич яткач – 21 мәртәбә «Бисмилләһир-рахманир-рахим» дип әйтергә. Аннан соң Коръәннән сүрә, аятьләр укырга кирәк: «Фатиха», «Аятел көрси» – 2 сүрә 225 аять, «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укып дога кылабыз.
12. «Ләә иләәһә илләлаһ. Мөхәммәд расул Аллаһ», – дип тәүлектә 100 мәртәбә кабатларга кушалар.
Иртәнгә кадәр тынычлык булыр. Иншаллаһ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев