Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бушлай дарулар ничек бирелә?

Авыру билгеләренә карап, табиб авыручыга дәвалау билгели

Татарстанда коронавирустан амбулатор шартларда дәваланучы авыруларга бушлай дарулар бирелә башлавы хакында һәркем хәбәрдар.
Чөнки бу хакта телевизордан күп сөйләделәр. Интернет челтәрләрендә дә бик күп язылды. Бушлай дарулар алу безнең районда ничек оештырылган? Бу хакта аңлатып узу өчен район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Лилия Солтановага мөрәҗәгать иттек.
Больницага температурасы булып мөрәҗәгать итүчеләр, аерым кабинетта кабул ителәләр.
– Пациентның авыру бил­геләренә, зарлары буенча, табиб дәвалау билгели. Рецепт кулга бирелми, шәфкать ту­ташы аны үзе даруханәгә алып барып бирә. Авылларга препаратларны фельдшер аша җибәрәбез. Олы Әтнәдә үз көчебез белән – даруларны участок шәфкать туташлары китереп бирә. Бу авыру кешеләр чиратта тормас өчен шулай эшләнелә.
– Кыенга туры киләдер, авыручыларның һәркайсына барып җитәргә кирәк бит.
– Таләпләр менә шундый. Препарат билгеләнгәннән авыручыга 36 сәгать эчендә тапшырылырга тиеш. Без әлеге вакыт аралыгына сыешабыз. Бүген дәвалау билгеләнсә, шул көнне үк кичкә яки икенче көнне иртәнге якта авыручыга дару килеп җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев