Ул инфекцияне Занзибарда ял вакытында йоктырган.
Татарстанда 2020 елда маляриядән кеше үлеменең бер очрагы теркәлгән. Ул авыруны Занзибарда ял иткән вакытта йоктырган. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.
«Татарстанда малярия белән авыруның 2 очрагы теркәлгән. Занзибардан килгән туристлар авыруны кыргый табигатькә сәяхәт вакытында йоктырган», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле.
Җамалиева сүзләренә караганда, үлгән кеше тирә-юньдәгеләргә, шул исәптән Казанга кайтканда самолет пассажирларына да зыян китермәгән, чөнки малярия кан суыручы бөҗәкләр аша гына йога.
Нет комментариев