Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Электрон рассылкага язылыгыз

14 -20 июнь көннәрендә район юлларында 27 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә. Шулар арасыннан 3 йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, 6сы – иминият полисы булмаганга, тагын 6 йөртүче – документлары өйдә онытылып калу сәбапле административ җаваплылыкка тартылган. Штрафын вакытында түләмәгән йөртүчегә дә закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмаган 1 җәяүле теркәлгән. 1 йөртүче юл һәлакәте урынын ташлап киткән, аның эше бүгенге көндә судта. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручыны да җәзаның катгые көтә.

– Штрафларыгыз турында һәрдаим хәбәрдар булып торасыгыз килсә, ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп, электрон рассылкага гариза язып үтәргә кирәк була. Шуның нигезендә штраф турында хәбәрләр турыдан-туры электрон почтагызга килеп торачак, – дип хәбәр итә Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев