Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Энҗе - "Иделем акчарлагы" җиңүчесе!

Әтнә кызының "Күңел чыңы" иҗатчысының тагын бер җиңүе хакында райондашларга хәбәр итәсе килә. 

 Ел саен үткәрелеп килүче "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенә быел 20 яшь тулды. Һәм шушы  уңайдан 16 ноябрь көнендә яшь иҗатчыларны ул кабаттан үзенә җыйды. Катнашучыларның саны йөзләп санала, менә шунысы сөенеч.

Бәйге елдагыча апрель аеннан башлап сентябрьнең ахыргы көненә кадәр "Проза", "Поэзия", "Балалар әдәбияты" һәм "Драматургия" номинацияләре буенча эшләр кабул иткән иде. Жюри тарафыннан сайланып, 3 нче турга узучылар 16-19 ноябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәгенә җыелды. 

Әлеге бәйгенең шунысы кызыклы: жюри эшләрне тикшергәндә, ягъни иҗатчының әсәрләрен баллар ярдәмендә бәяләгәндә, авторның кем икәнен белмичә эшләде. Бәяләүчеләр   өчен бары тик язучының җенесе һәм яше генә билгеле булды. Бу инде үзе үк бәяләргең объектив икәнлеген күрсәтә. 

"Иделем акчарлагы" катнашучылары арасында өченче ел рәттән районыбызның Бактачы авылында яшәүче, Казанда  югары белем алучы, "Күңел чыңы" әдәби түгәрәгенең иҗатчысы, "Иделем акчарлагы" бәйгесенең алдагы ел җиңүчесе, "Яңа дулкын" финалисты, быел Саҗидә Сөләйманова стипендиатына лаек булучы Энҗе Хөсәенова да бар иде. Узган Конкурс турында һәм аннан соңгы хис-кичерешләрен без, иҗатташлары да сораштык. Энҗе бик теләп  тәэсирләре белән уртаклашты.

- "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә мин өченче ел рәттән бик теләп катнашам. Әлеге бәйге 3-4 көн буена иҗади мохиттә кайнарга, башка яшь язучылар белән аралашырга, аларның иҗатлары белән танышырга, төрле шәхесләрдән мастер-класслар алырга мөмкинлек бирә. Мин аны бәйге дип атарга яратмыйм, чөнки "Иделем акчарлагы" - дөньяга карашыңны киңәйтергә, иҗатыңны камилләштерергә, үстерергә ярдәм итүче иҗади мәктәп ул! Әлеге иҗади мохиттән мин җылы хисләр, якты истәлекләр, бик күп файдалы мәгълүмат һәм ташып торган илһам белән кайттым! - диде ул.

Энҗе Ирек кызын "Поэзия" номинациясендәге 1 урыны белән ихластан котлыйбыз! Һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз!        

Сүрия Мингатина, "Күңел чыңы" түгәрәге җитәкчесе.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев