Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев Рифат Зариповка машина алырга акча биргән?

Җырчылар Рифат Зарипов, Айрат Ильясов, Айдар Тимербаев бергә очрашканнар.

Фирдүс Тямаев коллегалары Рифат Зарипов, Айрат Ильясов, Айдар Тимербаев белән очрашуын видеога төшергән. «Болар да исән икән бит», - дип язган.

Видеода Фирдүс Тямаев коллегалары белән шаяра, Рифат Зариповны яңа машина алуы белән котлый. «Фирдүс акча биреп торгач алдык инде», — ди Рифат. «Сиңа төшке аш ашаткан өчен рәхмәт», — ди Айрат Ильясов. 

Инстачылар артистларның дуслыгына, шат күңелле булуларына сокланган. Аларга изге теләкләрен язганнар.

«Фирдүс, молодец! Рифатка машина алырга акча биргән, егетләргә әбәт ашаткан. «Мишәр күңеле киң», «Фирдүс, Рифаттан бурычыңны алырга онытма», «Фирдүс, Рифатка машинаңны саттың мени», «Минем дә машина аласы килә. Биреп тормассың микән? Юк, кирәкми, кайчан кайтарам, бурычтан куркам», «Артистлар бигрәк бай, йорт төзиләр, машина алалар» кебек комментарийлар да калдырганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев