Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Фәридә -Алсу» дуэты солисткасы Алсу Сөнгатуллина гаиләсендә зур шатлык

Җырчы Инстаграм битендә матур фотолар һәм видео урнаштырган.

«Олы улым Айрат армия сафларыннан исән-сау кайтып җитте, Аллага шөкер! Минем узган туган көнемә бик матур чәчәкләр бүләк итте. Бик күңелле сюрприз булды! Балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле булсыннар! Алар бәхетле булса, без дә, аларның әти-әниләре, бик бәхетле!» — дип язган җырчы.

«Бәхетле әни! Улыгыз бик матур!», «Зур шатлык. Исән-сау әйләнеп кайтуы белән», «Шундый зур улыгыз бар дип уйламаган идем», «Нинди ир-егет үстергәнсез, бәхетле булсын», — дип шатлана җырчының инстадуслары.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/20-11-2020/f-rid-alsu-duety-solistkasy-alsu-s-ngatullina-gail-send-zur-shatlyk-5786895

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев