Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гадел Мәхмүтов: “Сабантуй ул – саф татар бәйрәме”

Ак карларга күмелеп кышлар килгәндә, күңел никтер сабантуйларын юксына... Адәм баласы шулай ияләнгән инде – кышын Сабантуйларын сагынса, җәй җитте исә – Яңа елны уйлап алгысый.

Быел бигрәк тә күңелсез булды шул. Сабантуйсыз мондый елны күпне күргән өлкәннәр дә хәтерләми булыр. Яңгырга, җилгә, давылга, салкынга карамый ел саен үз вакытында уза торган милли бәйрәмебезгә каһәр төшкере вирус «аягын» тыктымы – бәйрәм булмады. Рухы сизелмәде, көрәш мәйданнары гөр килмәде, урам әйләнеп бирнә җыюлары да булмады. Болай да соңгы елларда «үттеме-үтте» принцибы белән узып килгән бәйрәмгә бөтенләй нокта куелмаса гына ярар иде инде.
Шул ук вакытта интернет челтәрләренә таралган сабантуй күренешләрен тасвирлаган бик матур документаль фильм чыкты. Ул берничә өлештән тора. Әлеге фильмны караучыларның күбесе анда үзләрен таныгандыр да. Шулай булмый ни, ул бит тулаем Әтнә сабантуена багышланган. Фильмның төшерүчесе дә безнең якташыбыз – Гадел Мәхмүтовны чын мәгънәсендә Әтнә егете дип әйтергә була. Әтисе Иске Мәңгәрдән булган Гадел кечкенә чактан безнең якларның табигатенә сокланып үсә, милли бәйрәмебез булган сабантуйларны көтеп ала.Юк, ул журналист та, мәдәният хезмәткәре дә түгел, оператор булып та эшләми. Әтисе һөнәренә тугры калып,  төзелеш өлкәсен сайлаган  Гадел. Инс­титут тәмамлаган, күпмедер вакытта бу өлкәдә эшләп тә алган ул. Торгынлык чорларында һөнәрен үзгәртергә туры килгән – ул чакларда сату- алу өлкәсендә хезмәт куйган. Бүген исә ул финанслар министрлыгы хезмәткәре. Кайда гына эшләсә дә, нинди генә хезмәттә булса да, Гадел татарның милли бәйрәме турында фильм төшерү ниятеннән кире кайтмый. Эзләнә, фильм төшерү буенча китаплар укый, кирәкле җиһазларын булдыра. Сабантуй белән бәйле документаль фильмнарны барлый – аларның уңышлы һәм бик килеп бетмәгән урыннарын ачыклый. Максаты – татарның гасырлардан килгән олы бәйрәмен мәңгеләштерү, әлеге бәйрәм белән генә бәйле булган үзенчәлекле йолалаларны киләчәк буынга түкми – чәчми тапшыру.  Һәм менә, 2010 елда Гадел үзенең хыялын чынга ашыра башлый.  Фильмның беренче өлешләре Әтнә сабантуе мизгелләрен һәм Олы Мәңгәрдә бирнә җыю күренешен үз эченә ала. “Кояш балалары”(“Дети солнца”) дип аталган документаль фильмны Ютуб каналында тулысы белән карарга мөмкин.
Фильмның сценаристы ул үзе. Әлеге сценарий белән “Яңа Гасыр”(“ТНВ”) каналында узган “Татар телендә иң яхшы” сценарий бәйгесендә катнашып лауреат булган ул. Үзе әйтүенчә, “Кояш балалары” фильмы өстендә биш ел эшләгән. Бу фильм  чит илдә узган документаль фильмнар бәйгесендә дә лаеклы урын ала. “Кояш балалары”ннан соң керәшеннәрнең Питрау бәй­рәмен чагылдырган “Питрау бәйрәме” фильмын да төшергән Гадел.
Киләчәккә хыялы – сабантуй күренешләрен тагын да заманчарак камерага төшереп, халыкка чыгару.  Бу эшне дә башкарып чыгачагына бер шик тә юк. Үзебезне телевизор экраннарыннан карап утырыр чаклар алда әле. Еллар  имин булып, сәламәтлектән генә аермасын Ходай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев