Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гашыйклар көне белән!

Бүген бар дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә.

Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Шул вакытта гашыйклар яклы христиан рухание Валентин яшьләрне кавыштырып йөрүдә төп рольне уйнаучы була. Моны белеп алган император Валентинны үтерергә куша.

Тоткында торганда Валентин үзе дә төрмә начальнигы кызына гашыйк була һәм аңа хат яза. Әмма әлеге хатны Валентинны үтергәннән соң, 14 февраль көнне тапшыралар. Хатта Валентин үзенең мәхәббәте турында язган була. Шуннан бирле бар гашыйклар бу көнне бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатып йөрәк формасында открыткалар, бүләкләр бирешәләр.

Һәммәгезне дә мәхәббәтнең туган көне - Гашыйклар бәйрәме белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев