Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөлназ Сәфәрова коронавирус белән авырганын сизми калган

«Минем бер билгесе дә булмады: температура да, ютәл дә, паника да», - дип яза Гөлназ.

Гөлназ Сәфәрова COVID-19 белән авырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Әйе, мин авырганмын, шулай булып чыкты. Эш буенча, зур чараларда катнашыр алдыннан, алып баручылар коронавируска тест бирә. Сентябрьдә кан бирдем, миңа «син авыргансың инде», диделәр, антитәнчекләр табылды.

Күпләр бик каты авырый, үлүчеләр дә бар, минем танышларым арасында да. Бөтен кеше авырый — яшьләр дә, балалар да, йөкле хатыннар да.

Төрле кеше төрлечә авырый. Минем, мәсәлән, бер билгесе дә булмады: температура, ютәл дә, паника да. Кайчан авырганымны белмим.

Ләкин! Антитәнчекләр 2-3 айдан бетә һәм кеше тагын авырырга мөмкин икән.

Борчылмагыз, ләкин иминлек кагыйдәләрен үтәгез: аралашуны киметегез, битлек һәм перчатка киегез, антисептик кулланыгыз, дистанция саклагыз, иммунитетны ныгытыгыз (мин витаминнар буенча белгечкә әвереләм бугай инде, ә кулымдагы тән тиресе антисептиктан кибеп бетте). Әйе, бу очракта да авырырга була, ләкин ничек булса да сакланырга инде, бөтенләй сакланмаганчы», — ди ул.

Гөлназның язылучылары кем ничек авырганын яза, төрле киңәшләр белән уртаклашалар.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/13-11-2020/g-lnaz-s-f-rova-koronavirus-bel-n-avyrganyn-sizmi-kalgan-5784923

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев