Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гомер юлы

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Вакыт үлчәмендә гомер кыска,
Мин тиңлимен аны 1 елга.
Һәрбер елның язы,
җәе була,
Көзе, кышы көтә
шул юлда.
Язгы ташкын кебек
бәреп керә
Сөю хисе безнең күңелгә.
Парлы сөю яңа буын бирә,
Тормыш шулай
нурга күмелә.
Матур язны салмак
алыштыра
Җылы җәйләр,
күр син хикмәтне –
Барлык шартлар
туры килми икән,
– Мулдан җыям, –
димә икмәкне.
Канәгатьле үтә
синең көзең,
Сыйфатлы да булса,
уңышың.
Борчуларга салмас
салкын кышлар,
Дөрес юлда булса,
тормышың.
Кышның көне кыска,
төне озын –
Нокта куясы бит бар
эшкә...
Сәбәпләрен кылып
яшәгәндә,
Нәтиҗәсе булыр син
көткән –
Аллаһ дигән
Бөек бер Көчтән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев