Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гомер өзүче янгыннар

Раил Гильмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары

Янгын чыгу һәм кешеләр һәлак булу­ның сәбәбе – эчкечелек һәм тәмәке тарту.
Ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Статистика күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы, ут белән саксыз эш итү. 2019 елны безнең илдә янгыннарда 8500гә якын кеше үлгән, тагын да күбрәге төрле тән җәрәхәте алган.
Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10%ына сәбәп булып тора. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә. Тәмәке көйрәгән ялкын тәэсиреннән генә түгел, яну продуктлары белән агулану да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә. Алкоголь баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга да ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин. Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич яну, төрле көнкүреш приборлары эшләп тору турында оныталар. Кеше ваем­сызлыгы һәм саксызлыгы янгыннарның төп сәбәбе генә түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора.
Чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан да тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә утсүндергеч тә булсын.
Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кан белән язылган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Белешмә
Янгында шалтырату өчен телефон номерлары «01», «101» «112».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев