Гомәр Мәрдановка – 90 яшь
Бар гомерен театр сәнгатенә багышлаган, 46 ел буена халык театрының алыштыргысыз җитәкчесе булып калган, 105 спектакльне сәхнәгә куйган легендар шәхеснең юбилеен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында зурлап билгеләп уздык.
Гәлиәскар Камал театры сәхнәсендә Гомәр аганың Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче республика премиясен кабул итеп алуы да әле кичә генә кебек иде. “Гомеремдә алай каушаганым юк иде, беренче тапкыр Камал сәхнәсендә югалып калдым. Тәкъдим итеп карыйбыз дигәч тә, кул гына селтәдем. Профессионаллар да җитәрлек, осталары күп”, – дидем. Жюри әгъзаларының бертавыштан минем өчен тавыш бирүләрен ишеткәч, күңелем тулды, куандым да”, – дияр ул соңрак хезмәттәшебез Сүрия Мингатинага биргән интервьюда. Әлеге премиягә дөрестән дә, иң лаек кеше ул иде бит. Аның өчен генә түгел, театр сөйгән район халкы, аның яраткан тамашачысы өчен дә көтеп алынган зур сөенеч һәм горурлык булды ул. Игелеген генә күрә алды микән? 90 яшьлек юбилеен Гомәр ага Мәрданов, ни кызганыч, безнең белән каршы ала алмады шул инде...
Юбилее көнне күп еллар үзе җитәкләгән театр сәхнәсенә ул кабаттан кайтты. Яшь, чибәр, энергиясе ташып торган Гомәрнең (Фаяз Хөсәенов) Әтнәгә килеп эшкә урнашуы, биредә үзенең гомерлек яры Җәүһәрияне (Сиринә Хисмәтуллина) очратуы – бу мизгелләр тамашачыны үзеннән-үзе шул чорларга алып кайтты, күңелләрдә күптәнге хатирәләрне кузгатты. Җырлар, биюләр, күмәк күренешләр – бар да нәкъ шул чордагыча. Гомәр аганы белүчеләр, аның төгәл, уен-көлке белән сөйләшергә яратучы, әмма шул ук вакытта бик җитди, хәтта бераз кырысрак та кеше булуын хәтерлидер. Бик күп еллар элек Гомәр ага җитәкчелегендәге җыр бәйгесендә үземә дә катнашырга туры килгәне булды. Бәйгенең шарты буенча, башкарыласы җырлар бары тик халык җырлары яки классик жанрда гына булырга тиеш. Ә иң мөһиме – сүзләр буталмасын. Монысы Гомәр аганың төп таләбе. Хәзер генә ул, халык бик яратып кабул иткән артистлар чыгалар да, куплет белән кушымтаны бутап, хәйран гына матур яңгырашлы җырда бер үк сүзләрне кабатлап тик торалар. Бар, җырла син шулай итеп Гомәр абый каршында. Шунда ук сәхнәдән куып төшерергә дә күп сорамас.
Шул ук вакытта Әтнәне театр күгендә Әтнә итеп таныткан легенда үзе мактау ягына килгәндә артык тыйнак, артык аз сүзле иде.
Гомәр Мәрдановның олы юбилее уңаеннан әзерләнгән тамашаны күрүчеләр әле байтак вакыт шуның тәэсирендә йөрер. Легендага әйләнгән райондашыбыз исеме дә еллар тузанына кереп югалмас, хәтерләрдә мәңге сакланыр дип ышанасы килә. Шулай булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев