Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гульгена Сабитовадан өлеш рецепты

Безгә кирәк булачак

Камыры:
1) 3 йомырка сарысы (агыннан безе пешерергә була әрәм калмый),
2) 1 а.к. каймак яки майонез,
3) 50 гр эретелгән сыер мае,
4) 1 б.к. чүпрә,
5) 1 б.к. тоз,
6) 1 а.к. песок,
7) он.
Чүпрәне җылымса суда эретеп алырга да, барлык әйберләрне дә кушып камыр ясарга. Өлешләрне ясый башларга да була, кабарганын көтәсе юк.

Эчлеге:
1) тавык ите,
2) бәрәңге,
3) суган,
4) тоз, борыч, укроп, май.

Тавык итен шакмаклап турап, ваклап туралган суган белән һәм борыч сибеп болгатып куям. Болай эшләгәндә ите тәмлерәк була. Бәрәңгене шакмаклап турарга һәм ит янына салып, тоз, борыч, укроп, май белән болгатырга. Өлешләрне ясап духовкада пешерергә.

Автор Гульгена Сабитова https://www.instagram.com/gulgenasabitova89/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев