Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның дүртенче балалары кем булуы билгеле булды

Иҗади гаилә баланың җенесен белү өчен гендер-пати оештырды

Бүген Гүзәл Уразова инстадусларын Гашыйклар көне белән котлаган һәм гендер патидан видео куйган.

Иҗади гаилә дүртенче сабыйның җенесен белү өчен бөтен гаиләләре белән бергә җыелган, бу чарада песиләре дә шаһит булган.

Видеода гаиләнең башка әгъзалары түземсезлек белән Илдарның шар шартлатканын көтә. Зур шар эченнән ал төстәге вак шарлар чыга, димәк иҗади гаиләнең өченче кызлары туачак.

«Молодец, Илдар абый! Ювелир», «Кыз булган, димәк, тагын бер малай артыннан барачаксыз», «Өч кызлы әнинең урыны җәннәттә ди. Сау-сәламәт, бәхетле бала булып тусын!», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Җырчыларның виртуаль дусларының бер төркеме шатланып котлаулар юллаган. Ә икенче төркем инстачылар Самирга энекәш теләгән булган икән.

«Самир, балакай кәефсезләнеп китте, үзенә иптәш булмагач» дип язучыга «Самир хәтле сөенгән кеше булмагандыр диегез. Бер малай була бит! Бу ал төстәге киемнәр кигәннәр кияүгә китеп бетәчәк бит. Самир — хуҗа!» дигән җавап та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев