Бу бәйрәм рухы күңелләрдә озак сакланыр.
Чембулат авылы клубында бәйрәм концерты узды. Артистларның һәрбер чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Бәйрәм концерты бер мизгел эчендә узды. Тамашачы артистларга кушылып җырлады, биеде.
"Хөрмәтле гүзәл хатын-кызларыбыз, мине зурлап килгән, хезмәттәшләрем, авылдашларым! Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен, бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез", - дип үзенең истәлекле бүләкләрен, күчтәнәчләрен өләште, бәйрәм өстәле бүләк итте клуб җитәкчесе Камил Галләмов.
Нет комментариев